

Иске Балтач. 4 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтачта гына түгел, шәһәрдәге фирма кибетләрендә дә кайчак эзләгән товарны табып булмый. Ярый әле “Озон”, “Вайлдберис” бар.
Чананы җәйдән әзерлә дисәләр дә, кайчак проблемалар үзенекен итә. Сүз өйдәге җылыту системасы турында.
Мәңгелек берни юк. Нинди генә сыйфатлы техника, корылма да туза. Тугыз ел файдаланудан соң, июнь аенда “Будерус” төрендәге җылыткыч казаныбыз сафтан чыкты. Ачыклап әйткәндә, җылы алышынгыч өлеше тишелеп, су тамыза башлады. Хәзер берни дефицит түгел, диләр дә ул. Бар шул дефицит. Чит ил техникасына кайбер алмаш өлешләрне дә чик артында гына чыгаралар. Ә чикләүләр көчендә кала. Җәй буена кайда гына җитмәдек. Берничә кибеткә мөрәҗәгать иттек. “Только на заказ”,-диләр. Шулай диләр дә, үзләре кайтармыйлар. “Озон”, “Вайлдберис” интернет-кибетләрендә бар ул алмаш өлеш, тик белгечләр аннан алырга киңәш итми.
Көннәрне суыта башлагач алмаш өлеш эзләп тагын да Бөредәге кибетләргә киттек.
“Заказ бирсәгез, кайтарып бирә алабыз. Фәлән көнне кайтарып бирәбез. Тик аванс түләргә туры килә,”-диде, компьютерда эзләгечтән алмаш өлешне тапкан сатучы егет. “Озон”, “Вайлдберис” интернет-кибетләреннән карады ул да. Ни гаҗәп, андагы бәяләрдән ул товарны безгә ике тапкыр кыйммәтрәк хакка тәкъдим итә.
“Будерус” казанмы ни ул. Файдалану вакыты чыккан бит инде. Җылы алышынгычын алыштырасыз да, бер елдан газовиклар казаныгызны алыштырырга кушачаклар. Алыгыз яңа казан,”- дип бу безгә мактап-мактап иң кыйммәтле казаннарны тәкъдим итәргә кереште.
-Алмаш өлеш, алмаш өлеш инде ул. Аңарда гарантия юк. Ул ике айдан да ватылып чыгарга мөмкин. Ә мин тәкъдим иткән казанны сатып алсагыз, унбиш ел проблемагыз булмаячак,-дип колакка токмач элүен дәвам итте сатучы егет.
Алтмыш алты мең сум тора ул казан. Аннан кыйммәтләре дә бар. Укытучы һәм җирле гәзит редакциясе хезмәткәрек хезмәт хакы белән андый казанны бер күрүдән сатып алып булмый шул
Кайткач тагын уйлашабыз. Нишләргә? Әллә яңа казан гына алып куяргамы соң. “Будерус”ның кулланырга өйрәткән китабын карыйбыз. Аның куллану срогы унике ел икән ләбаса. Димәк, шук сатучы безне алдап яңа казан сатып алдырмакчы. Ә алмаш өлешләрен яңартсаң, аның файдалану вакытын озайтып та була икән бит.
Рәсми кибетләр дә алмаш өлешләрне “Озон”, “Вайлдберис” интернет-кибетләр аша кайтарып саткач инде... Уйлаштык та җылы алышынгычны аннан алдык. Кытайда җитештерелгән. Сафтан чыкканы да анда чыгарылган булган. Казан үзе Германия товары булса да.
Унөч мең сумга төште. Алтмыш алты мең сум түгел бит. Ә шома сатучы сүзенә ышанып, әле файдалану срогы да чыкмаган казанны ук алыштырган булсак!..