Новости
1 сентябрь 2023, 09:28

Башкортстанда суүткәргеч челтәре киңәя

 Башкортстанда милли проект ярдәмендә алты  меңнән артык   кеше чиста эчәр су белән тәэмин ителәчәк

Башкортстанда суүткәргеч челтәре киңәяБашкортстанда суүткәргеч челтәре киңәя
Башкортстанда суүткәргеч челтәре киңәя

 Иглин. 1 сентябрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда милли проект ярдәмендә алты  меңнән артык   кеше чиста эчәр су белән тәэмин ителәчәк.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль проекты Россия авыллары һәм шәһәрләре халкын сыйфатлы һәм өзлексез су белән тәэмин итүне дәвам итә. Ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2023 елда илнең кайбер субъектлары федераль проект кысаларында эчәр су белән тәэмин итү объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә өстәмә финанслау алачак дигән боерык имзалады.

Өстәмә субсидияләр 11 төбәккә, шул исәптән Башкортостанга да биреләчәк. Аерым алганда, республикага   төзелеш-монтаж эшләренә 31,9 млн сум федераль акча бүлеп бирелә.Болар исәбендә Иглин районы да бар.

Шулай итеп, 6 меңнән артык авыл кешесе нормативларга туры килгән сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк. Иглин авылындагы яңа су белән тәэмин итү объекты республикада «Чиста су»федераль программасы буенча файдалануга тапшырылган 10 нчы объект булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста су» федераль проекты «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Россия Федерациясе гражданнарын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты 2024 елга үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән ил халкының өлешен 88,8% ка кадәр арттыру. Шәһәрләрдә бу күрсәткеч 95 процентка җитәргә тиеш.

Автор:
Читайте нас