

Сабыр. 29 август - "Балтач таңнары". Зилаер районы Сабыр авылында аю атны ботарлаган.
Бу хакта социаль челтәрдә язганнар. Аюның хәтта үзен дә күргәннәр.
Көзгә табан ерткычның малларга ташлану очраклары ешая, сак булырга кирәк, дип кисәтәләр.
Шушы хәбәр буенча фикер алышуда катнашучылар билгеләвенчә, бу авлда аюның елкы малына ташлануы инде беренче тапкыр гына түгел икән. Берничә көн элек бия колынына һөҗүм иткән аюны аралап ерткычтан яра алган булган. Ә ун көн элек Искужа аваылында аю сыерны ботарлаган. Баймак районы Темәс авылында да ике-өч көн элек аю атны һәлак иткән.
“Болай булса, кешеләргә дә һөҗүм итә башларлар,”-дип борчылу белдергәннәр.