Новости
28 август 2023, 09:53

Балтачта берзаман торба саттылар

Балтачта берзаман “билгесез үлчәмдәге” торба саттылар

Балтачта берзаман торба саттыларБалтачта берзаман торба саттылар
Балтачта берзаман торба саттылар

Иске Балтач. 28 август - "Балтач таңнары". Балтачта берзаман “билгесез үлчәмдәге” торба саттылар.

 

 Район газетасына  белдерүләр бик күп китерделәр берзаман.  Арада  чиле пешлеләре дә була торган иде.

Бер тапкыр  номер  бастырырга җибәрергә минутлар калганда, биттәге бер белдерүгә күз төште.” Продаются  трубы 125”,- дип язылган.  Халыкара СИ системасында ул миллиметрда үлчәнә икән.  Хәер,  газета хезмәткәре барысын да кайдан белеп бетерсен. Әлеге кебек интернет заманы түгел.  Белдерү бирүчедән шалтыратып сорарга булдык.  Җаваплы сәркатип шалтыратты да;”Сезнең торба сату турында белдерүегезгә ачыклык кертергә иде. Диаметры сантиметрдамы, миллиметрдамы ул?”- дип сорады.

-Миллиметрда  да түгел, сантиметрда  да түгел,  диаметрда. Торба диаметрда гына була,-диде чыбык артындагы әңгәмәдәш.

Җаваплы сәркатипнең: “Ә диаметры нәрсәдә үлчәнә соң?”- дигән соравын ишетмәде  сатучы. Чөнки трубканы элде.

Бу әңгәмәдән соң  бик озак көлдек җаваплы сәркатип белән.   

Автор:
Читайте нас