Новости
27 август 2023, 03:05

Тәбикмәкләп чәй эчик

Уңган хуҗабикәләр бик тәмле тәбикмәк рецептын уртаклашты.

Тәбикмәкләп чәй эчикТәбикмәкләп чәй эчик
Тәбикмәкләп чәй эчик

1 литр сөтне кайнарлап
3- 4 йомырканы аерым савытта туглап салабыз
1 чәй калагы тоз
1 чәй калагы лимон кислотасы
2 чәй калагы шикәр, он салып куе каймак кебек камырны яхшылап болгатабыз, шуна 1 чәй калагы сода салып болгатып тәбикмәкне пешерә дә башлыйбыз. Беренче табасын майлыйбыз, калганын майлап тормыйбыз. Пешкәч ак май белән, кем ярата, каз мае белән майлап табынга бирәбез. Тәмле булсын!

Автор Рәмзилә Хазиева

“Татар халык ашлары”ннан 

Автор:
Читайте нас