Новости
27 август 2023, 16:50

Хәйбулла районында аккошлар авылга килгән

Хәйбулла районы Байгускар авылында бер пар аккош җиде бәбкәсен ияртеп авыл урамы буйлап йөргән

Хәйбулла районында аккошлар авылга килгәнХәйбулла районында аккошлар авылга килгән
Хәйбулла районында аккошлар авылга килгән

Байгускар. 27 август – “Балтач таңнары”. Хәйбулла районы Байгускар авылында бер пар аккош җиде бәбкәсен ияртеп авыл урамы буйлап йөргән.

 24 август көнне  Хәйбулла районында, Байгускар авылында,  аккошлар авылның  Үзәк урамына килеп кергән.  Бәбкәләр  әлегә оча белмиләр.

Хәйтбулла районы Байгускар авылында аккошлар йөриВидео:Телеграм

Авыл халкы бу мизгелне видеога теөшереп алган. Кадрлардан күренүенчә, аккошлар акрын гына атлап, авыл урамы буйлап баралар. “Байгускар авылында аккошлар йөри,”-ди кадр артында видео авторы.

Күпләр моны яхшы билге дип исәпли. Хәер, аккошларның авылга килүенә шушы көннәрдә су буендагы басуларга химик утау үткәрелүе  сәбәпче булырга мөмкин дип әйтүчеләр дә бар.  Бераздан  җирле халык  аккошларны  елгага куып җибәргән.

 

Автор:
Читайте нас