Новости
25 август 2023, 05:03

“Күңелле” яшибез икән...

Өенә кайтып җитәр өчен кеше машинасын урлаган.

“Күңелле” яшибез икән...“Күңелле” яшибез икән...
“Күңелле” яшибез икән...

Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы бүлегенә 52 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның “Датсун” маркалы машинасын урланганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, гариза бирүченең машинасы торак янында булган. Ачкычын салон эчендә калдырган була шул. Иртән эшенә барырга дип чыкса, машинадан җилләр искән. Бер яклап караганда, кем төнгелеккә машинасын ачык калдыра инде.

Оператив-эзләү чаралары барышында явыз ниятле кешене табып кулга алалар. Шикләнелгән кеше элек хөкем ителгән 41 яшьлек Уфа кешесе булып чыга. Ул үз гаебен таный. Әти-әнисе белән низагтан соң Уфага барып җитәр өчен машинаны урлаган.

Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас