Новости
25 август 2023, 09:37

Биюче Нияз Сәитов Гран-При иясе

„Балтач бизәкләре”  конкурсының Гран-Приена  биюче егет Нияз Сәитов лаек булды

Биюче Нияз Сәитов Гран-При иясеБиюче Нияз Сәитов Гран-При иясе
Биюче Нияз Сәитов Гран-При иясе

Район мәдәният сараенда „Балтач бизәкләре”район үзешчән сәнгать осталары бәйгесенең гала -концерты үтте.

„Балтач бизәкләре”район үзешчән сәнгать осталары бәйгесенең гала -концерты тәбәгебезнең җыр-моңга гашыйк кешеләргә бай булуын янә исбат итте. „Балтач бизәкләре” конкурсында катнашырга 74 заявка бирелгән, барлыгы 170 һәвәскәр үзләренең сәләтләрен, осталыгын жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим иткән.

„Балтач бизәкләре”  конкурсының Гран-Приена  биюче егет Нияз Сәитов лаек булды. Биюче егеткә биегәндә күзләр иярми. Җитезлек, грацияле хәрәкәтләр, үз-үзен  горур тотышы ―һәммәсе дә тамашачыны үзенә әсир итте.

Биюче Нияз Сәитов Гран-При иясе
Биюче Нияз Сәитов Гран-При иясе
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас