

„Балтач бизәкләре”район үзешчән сәнгать осталары бәйгесенең гала -концерты тәбәгебезнең җыр-моңга гашыйк кешеләргә бай булуын янә исбат итте. „Балтач бизәкләре” конкурсында катнашырга 74 заявка бирелгән, барлыгы 170 һәвәскәр үзләренең сәләтләрен, осталыгын жюри әгúзалары игътибарына тәкъдим иткән.
Районда әледән-әле төрле конкурслар оештырыла. Чираттагысы тамашачыга әлегә кадәр билгеле булмаган яңа исемнәрне ачты. Вокал, хореография, халык иҗаты кебек юнәлешләрдә балтачлылар үзләрен сынаган. Яшьләрнең сәнгатькә килүе бигрәк тә сөенечле.
Чарада катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең берләшкән профсоюз оешмасы рәисе Максим Свияжский сәламләде һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.