

Акыллы җөмләләр
-Башыңа яулык япмый ашарга пешермә, бисмилла әйтми эшкә башлама...
- Иртән кояш белән торып, тәрәзәңне кояшка ачсаң - йортыңа бәрәкәт килер.
- Тәрәзәләрне даими сөртеп, көзгеләрне пакъ тот — фәрештәләр куаныр.
- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьланып чык — юлың уңар.
- Гөлләр үстер йортыңда — сабагына фәрештәләр кунар.
- Ачулы чагыңда юын — басылырсың.
- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян китерер.
- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
- Яшь балага карап сокланганның киеменнән жебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәсләп, Аятел-Көрси укы, елаудан туктар.
- Бала киемен, уенчыкларын идәннән, аяк астыннан алып куегыз, сау булыр.
- "Бисмиллаһ"ны әйтеп пешеренсәң, өеңдә фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен — фәрештәләр канат очын ашыңа тыгып торырлар.
- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-җирең җыюлы пөхтә булсын — бәрәкәт килер.
- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор — саулык артыр.
- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла — кешегә начар итеп сөйләргә теле әйләнмәс.
- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын — шәхси энергияң, үз куәтең үзеңдә калыр.
- Ирегез белән якын мөнәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез – салкын су сипмәсеннәр арагызга.
- Үзегез йоклаган урында читләрне йоклатмагыз — аралар суыныр.
- Ирегез "биш бармакның бер бармагы гына", сезнең сер, эшегезне азрак белсен, башы тыныч булыр.
- Ошамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз — көчегез үзегездә калыр.
- Кемне әрләгәндә дә, изге теләкләр белән әрләгез - "бәхетле булгырлары", "хәләленнән уңгырлары", "Аллаһының рәхмәте яугырлары" — дисәгез, дөрес булыр.