Новости
24 август 2023, 10:27

„Мәктәпкә омтылып килдем”

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләгән Венария Гәрәева 36 ел гомерен балаларга инглиз телен укыта. Эшен, балаларны яратып, сабыр гына үз эшен башкарган мөгаллимә быел хаклы ялга туктады.

„Мәктәпкә омтылып килдем”„Мәктәпкә омтылып килдем”
„Мәктәпкә омтылып килдем”

„Үткән гомер сизелми үтте дә китте. Кичә генә эшкә кайткан кебекмен. Гомер бик тиз уза икән”, — дип сүз башлады өч дистәдән артык гомерен балаларга инглиз теле буенча белем биргән, быел хаклы ялга туктаган укытучы Венария Гәрәева. Артка борылып карасаң, бу эшләрне башкарып чыгу өчен күпме көч, тырышлык сарыф ителгән.

Венария Наил кызы туган авылы —Иске Балтачта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Мәктәп елларыннан шушы фәнне яратып үзләштергән кызга югары уку йортында да белем алу җиңел бирелә. Инглиз һәм немец телләре укытучысы һөнәрен алып чыга. Дипломлы белгеч хезмәт юлын Түбән Сикияз урта мәктәбендә башлый. Ул елларда мәктәп директоры булып Зәки Мифтахов эшли. Биредә ике ел эшләгәч, Фәнгать Мәүләви улына тормышка чыга. Гаиләләрен ямьләп өлкән кызлары Гөлназ дөньяга килә. Декрет ялыннан соң Иске Балтач урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак эшен дәвам итә. Башлангыч сыйныфларда инглиз телен укыта башлау кебек яңалык та Венария Наил кызы белән бәйле. Балалар шулкадәр инглиз телен яратып үзләштерә башлыйлар.

—Һәр дәрескә зур пакет белән йөри идем. Анда нинди генә җәнлек уенчыгы юк. Укучылар аларның исемнәрен өйрәнә.Үзләре дә төрле уенчыклар алып киләләр. Дәресләр уен формасында җанлы күңелле үтә иде. Укучылар да аеруча тырыш иде, — ди укытучы.

1997нче елдан алып ул өлкән сыйныфларда инглиз теле укыта башлый. Телне камил өйрәнү өчен укучының теләге, тырышлыгы кирәк. Ә бит бала вакытта күпләрнең уйныйсы, шаярасы килә. Шунлыктан ул иң тәүдә инглиз теленең тормышыбызда кирәклеген төшендерә. Моның өчен тормыштан гади мисаллар китерә. Көнкүреш техникасын гына алсагыз да, инструкциясе инглиз телендә язылган, сәяхәт итәргә чит илгә барсагыз да телне белү мөһимлеге хакында аңлата. Сүзләр ятлау, аларны дөрес итеп әйтергә өйрәнү, диалоглар төзү, виртуаль сәяхәт кылу, аудиоязмалар тыңлау һәм башка бихисап алымнар кулланып дәресләр үтә. Укучылар төрле темаларга рефератлар язалар, аларны яклап чыгыш ясыйлар. Кырык елга якын вакыт көндәлек мәшәкатьләр белән үрелеп, сизелми дә узып китә.

—Мәктәпкә омтылып килдем. Яратып эшләдем. Мин эшләгән коллектив тату, бердәм булды. Мәктәп минем өчен икенче өемә әверелде. Эшемне яратып эшләгәч, андагы тавышны да мин ишетмим, укучыларымның шаяруы, йөгерүе дә мине ярсытмый. Киресенчә, тәнәфестә бала җанланып алырга, ә дәрестә укытучыны тыңларга тиеш. Сырхап торган көннәремдә ишекне ачып керүемә балалар чорнап ала, авыртулар шул вакытта юкка чыккан сыман тоела. Балалар миңа көч бирде. Алар янында мин үземне бала кебек хис итәм. Үземнең бу яшькә җиткәнемне көзгегә карагач кына аңлыйм. Элекке укучыларымның килеп „апа”, диеп дәшүләре, хәлләремне белешеп сорашулары да күңелгә шундый рәхәтлек бирә. Рәхмәт инде, балам, дип озатып калам, — ди югары категорияле укытучы.

Гаиләсендә дә бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр.Тормыш иптәше Фәнгать Мәүләви улы белән бергә ике балага тормыш бүләк иттеләр. Кызлары Гөлназ, уллары Айрат югары белем алып, үзаллы яшиләр. Венария Наил кызы оныгы өчен өзелеп торган зур әни дә.

Укытучы сабыр гына үзенә йөкләтелгән бурычларны башкарган. Тырыш хезмәте өчен БР Мәгариф министрлыгының „Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.Хезмәт ветераны ул. Мин дип масаеп, үзен күрсәтү аңа хас түгел. Тыйнаклык, җаваплылык кебек күркәм сыйфатлар аны бизи, хөрмәтле итә.

 Рифина ГАЛИЕВА.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас