

Без барыбыз да бу дөньяда кунак кына. Яшәү дәверендәге якты эшләр, кылган гамәлләр бакыйлыкка күчкәч тә онытылмый икән, димәк кешенең гомере заяга узмаган. Район тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең берсе — Рәшит Исламов хакында истәлекләр райондашлары күңелендә әле дә саклана. Урындагы автор Ханис Хаҗимов аның хакында хатирәләрне мәңгеләштерү йөзеннән „Халкыбызның тугры улы” дигән китап бастырып чыгарды. Шушы көннәрдә Рәшит Тәрәкый улы хакында китапның исем туе узды. Презентация барышында чыгыш ясаган һәр кеше аның хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты.
Рәшит Тәрәкый улы исән булса, аңа 70 яшь тулыр иде быел. Алар тормыш иптәше белән бер тирәдә бакыйлыкка күчтеләр. Уллары хәстәрлеге белән якыннарының истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән „Халкыбызның тугры улы” дигән китап дөнья күрде. Китапның авторы — Ханис Хаҗимов. Ул шәхсән үзе китапның герое белән яхшы таныш. Китап туенда ул аның күркәм сыйфатлары хакында бәян итте. Китапны язу тарихы белән таныштырды. Китапның тиражы 50 данә икән.Техник редакторы Риф Гарипов, рәссамы Альберт Шәйхлисламов, фотолар буенча Рөстәм Ахтариев җаваплы. Китап рус һәм татар телләрендә язылган. Чыгышы Ханис Хаҗимов Антуан де Сент –Экзюпериның цитатасы белән тәмамлады. „ Минем бөтен уйларым— минем китабымда”,— диде ул.
Әйтергә кирәк, Ханис Ситдыйк улы китап язу өлкәсендә шактый тәҗрибәгә ия кеше. Ул биш китап авторы. Иң тәүге китабы туган авылына багышланган иде. „Уразай һәм уразайлылар” дигән китабында авыл тарихы белән беррәттән, аның тырыш кешеләре, үрнәкле гаиләләре хакында бихисап материал тупланган. „Көмьязы — туган авылым”, „Вакыт һәм кешеләр” кебек китаплары тирән эзләнүләргә нигезләнгән, еллар дәвамында көч, тырышлык салынган аларга. Җырчы Вәсилә Фәттахова хакында да китап язганы хакында хәбәрдәрбез.
Районыбыз тарихында беренче Хакимият башлыгы буларак урын алган Рәшит Исламов хакында да бихисап мәгúлүмат туплап, халыкка аны төрле яктан ачкан кеше дә ул Ханис Хаҗимов. Китапка ул Рәшит Тәрәкый улын яхшы белгән 53 кешенең фикере кергән. Китап туена да аны хөрмәт иткән бихисап кешеләр килгән иде.
Китап Балтач район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улының кереш сүзе белән башлана. „Уңышларыбыз Рәшит Тәрәкый улы рухына мәңгелек истәлек булсын”, —ди ул. Китап туенда район җитәкчесе Илгиз Субушев аның никадәр оста җитәкче булганлыгына, кешеләр белән уртак тел таба белгәнлегенә басым ясады.
Энеләре Фәрит һәм Илдус Исламовлар дә үзләренең чыгышларында абыйлары белән бәйле кызык хәлләрне сөйләп үттеләр. Аның никадәр шук, тиктормас булуына, шул ук вакытта китаплар укырга яратуын, төрле өлкәләрдә белемен арттыруын сөйләделәр.
―Абыебыз китап укырга ярата иде. Беренче сыйныфта ук „Робинзон Крузо”, „Дети капитана Гранта”, „Пять миль под водой” кебек китапларны „су кебек эчте”. Хәтере яхшы иде. Беренче һәм икенче сыйныфларда шәһәр мәктәбендә укыганлыктан рус теле сөйләме һәм язмасы яхшы иде. Алтынчы сыйныфтан балык тоту, соңрак аучылык белән мавыкты. Без аңа ияреп төлке, куяннар тоттык. Төнгелектә эскерт башына утырып, куян килгәнен көтеп утырган әле дә истә. Бодай арасыннан лымдыр су булып кайтып керә идек. Шахмат , шашкилар кебек интеллектуаль уеннар белән беррәтттән, чаңгы, бокс ярышларына үз теләге белән йөрде. Бию коллективында һәрвакыт солист булды. Һәр эшнең башлап җибәрүчесе ул булды, —дип җылы хатирәләре белән уртаклашты энеләре. Гаилә гимнына әверелгән җырлары да шушы гаиләнең төрле яклап сәләтле булуын чагылдырды.
Исламовлар җырга сәләтле, гармунны да гомерлек юлдашка әверелдергән кешеләр. Рәшит Тәрәкый улының өздереп биегәнен дә искә алдылар. Аның дуслары да бик сәләтле, сәнгатькә гашыйк кешеләр булган икән. Исламовлар — гаилә дусларыбыз, эштә генә түгел, без түгәрәк өстәл артында бергә җыелышып, җырлап утыра идек, дип искә алдылар аларны. Икúтисад фәннәре кандидаты, озак еллар Барда районының Хакимият башлыгы булып көч салган Риф Исмәгыйлев, озак еллар район Хакимияте башлыгы булып эшләгән Рәфил Галләмов аның кеше, җитәкче, дус буларак күркәм сыйфатлары хакында сөйләделәр. Алар килгән кунакларга гитара һәм гармунда уйнап җырларын бүләк иттеләр.
Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре Флорида Аскарова, Асия Әхмәтшина, Рудаль Солтанов, Көндәшледән Рәйсә Нәширбанова, югары уку йортында бергә укыган төркемдәшләре исеменнән Фәнгать Фазлыев, Түбән Сикияздан Роза һәм Зәки Мифтаховлар, “Батырша” мәчете имам-хатыйбы Рәфис Шәйхәйдаровлар Рәшит Исламов турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Уллары Ринат һәм Рөстәм Исламовлар да әтиләренең эшсөяр, тынгысыз кеше булулары хакында бәян иттеләр. „Кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкú шулай яшәгәне өчен без әтиебезгә чиксез рәхмәтле”, — ди уллары Ринат һәм Рөстәм Исламовлар.
Ярдәмчел, туры сүзле, эшен ахырына кадәр җиткерүче җитәкче, тугры дус буларак ул якыннары күңелендә урын алган. Күпкырлы шәхескә карата хөрмәт аларның сүзләрендә чагыла.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Автор фотолары.