

Бу исемнәр Коръәни Кәримдә бәян кылынганы гына, әмма Раббыбызның әле без белеп бетермәгән йөзләгән, меңләгән исеме бар. Аларны Аллаһы Тәгалә Үзе генә беләдер/
Аллаһы Тәгаләгә нинди генә исем белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул дөрес була. Шушы исемнәргә карап, без Яратучыбызның кем икәнлеген аңлый алабыз. Аллаһы Тәгалә Ул Рәхмәт иясе, Ул Шәфкать иясе, Ул Мөкатдәс иясе, Ул Иминлек бирүче, Ул – Патша.
Әбү Һөрайрадан килгән хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләре риваять ителә: «Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгаләгә 99 исем тиешле. Берәү аларны атаса (икенче бер риваятьтә берәү аларны ятласа, өйрәнсә, диелә), җәннәткә керер».
Ягъни бу исемнәрне өйрәнеп, алар белән гамәл кылу, бу исемнәрнең серенә төшенү, Аллаһы Тәгаләгә якынаю, Аңа күп итеп догалар кылу булса, иншәАллаһ, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, бу кешене җәннәткә кертер. Аллаһы Тәгаләне танып, Аның исемнәре белән яшәү, шул исемнәр белән Аңа мөрәҗәгать итү җәннәткә керүебезгә сәбәп булып тора. Дөреслектә, изге гамәлләр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә якынайта.
“Дин вә мәгыйшәт” тән