Новости
22 август 2023, 14:00

Ятим карга

...Еллар үткәч, хәлең комга терәлгәч, мине искә төшердеңме? “Кушылыйк,” — дисең. Ә мин “Юк!” – димен...

Ятим каргаЯтим карга
Ятим карга

Егерме яшемдә алдагы гомеремне синсез бер көн дә яшми алмаслык булып сиңа гашыйк идем. Өйләнешик, дигән сүзеңә ризалык та биреп өлгергән идем. Әни никахка әзерләнә башлады. Ә син... никах көне якынлашкан саен салкыная, миңа карата сүрелә бардың. Мин моны дулкынланудан шулайдыр дип уйладңым. И, шаян яшьлек! Беркатлылык! Иртәгә никахыбыз дигән көнне хәбәреңне җиткердең: “Мин әтисез кызга өйләнмим, гафу ит!” — дидең дә, китеп бардың. Әтиле кыз тапкан идең. Әти-әниеңнең сүзләре дә урамнарны әйләнеп әнигә килеп ишетелде. “Ялгыз Тәнзилә кызы безнең малайның башын әйләндереп башлы-күзле булырга уйлаган икән. Әтиле кызлар булганда ятим каргаларны бусагадаан атлатып кертер хәлебез юк...”

Әтиле кызың әллә кем түгел иде. Бригадир Тәлха кызы Ларисага тукталгансың икән.

Безнең авыл зур түгел бит. Лариса да чит кеше түгел. Бергә уйнап үскән кыз. Кич миңа килде. Елады. “Яратмыйм мин аны. Чишмә буенда көчләде. Барыбер минеке буласың. Әтиең көчле кеше. Өйне төзеп бетерергә дә ярдәм итәчәк”, — дип мәсхәрәләде. Ризалашмый чарам юк, дип күз яшьләрен корытты.

Сез өйләнештегез. Мин, әтисез кыз, читкә чыгып киттем. Укыганым буенча эшкә урнаштым. Фатир алдым. Әни, авылга бер кайтканда мин белмәгән бер серне ачты. Минем ятим үсүемдә синең әтиеңнең гаебе булган бит. Әни турында пычрак сүзләр сөйләп әтине мыскыл иткән. Янәсе, минем әни төрле кеше белән йөри. Сүз, әлбәттә, чит ир кешеләр турында барган. Мин әтине хәтерләмим. Әнинең сөйләве буенча, бик горур кеше булган. Уңган кеше иде, дип искә ала иде зур әнием дә. Синең әтиең сөйләгән сүзләрдән йөзе җитдиләнеп, төшке ашка кайтып киткән әтием, башкача эшенә бармаган... Кич җитеп әни эштән кайткач, үле гәүдәсенә утынлыкта тап булган...

Әтисез үсүнең ни икәнен башыннан үткән кеше генә белә. Бала чагым әтиле балаларга карап көндәшеп үтсә, синең әтиең авылга кайтканда “Тәнзиләнең ятим каргасы” дип артымнан мыскыллап калуы бер гарьләндерә иде. Түздем. Әнигә таяныч булдым. Еллар үтә торды. Синең Ларисаңның гомере дә елап үтте. Күпме кыйнадың аны?! Бахыр, зар елап үткәрде бит гомерен. Яратмый, хәлле кеше баласы дип өйләнеп, кора башлаган өеңне бригадир бабаң ярдәме белән эшләп бетереп өйле булдың да, бер гаепсез кешене бәхетсез иттең. Балаларың үсеп килгәндә авыруга сабышып мәңгелеккә китте Ларисаң...

Мин дә югалып калмадым. Иремне җирләсәм дә, балам бар. Каенанам, каенатам, иремнең туганнары белән бер гаилә булып яшибез. Безнең турыда авылда да беләләр. Мактанып әйтмим. Үземне бик бәхетле тоям. Ә син?!           

Еллар үткәч, хәлең комга терәлгәч, мине искә төшердеңме? “Кушылыйк,” — дисең. Ә мин “Юк!” – димен... Әтиең дә түшәккә калгач, карарга кеше кирәкме? Игелекле килен кирәк булганмы? Әниең өчен дә Тәнзиләнең авылдагы бер акыллы кызына әйләнгәнмен бит!  

Юк инде! Синең кебек, сезнең кебек явыз бәндәләрдән ерак булуың хәерле!

Автор:
Читайте нас