

Бөре. 22 август - "Балтач таңнары". Уфа – Бөре – Яңавыл юлының тугыз километр участогы «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында графиктан алда ремонтланды.
Подрядчылар иске слекне фрезерлау, тигезләүче катлам салу һәм япма урнаштыру эшләрен башкардылар. Юл кырыйларын ныгыттылар һәм Бөрө районында тугыз километр озыелыкта юл участогына горизонталь билгеләр урнаштырдылар.
- 2023 елда Уфа – Бөре – Яңавыл юлының 22 километр гомум озынлыктагы тугыз участогын ремонтлау планлаштырыла. Әлеге трасса Башкортстан Республикасының терәк челтәренә керә һәм Башкортстан башкаласын төньяк-көнбатыш районнары белән тоташтыручы мөһим транспорт артериясе булып тора, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Уфа-Бөре-Яңавыл юлларын ремонтлау дәвам итә. Бүгенге көндә подряд оешмалары бу юлның тагын биш участогын ремонтлый, аларның гомуми озынлыгы 13 ккилометр.
2023 елда «Имин сыйфатлы юллар»милли проекты кысаларында 74 ккилометр төбәк терәк челтәрен норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Белешмә:
«Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указы нигезләмәләрен үтәү өчен эшләнгән. Милли проект масштабы бөтен илне диярлек колачлый, анда Россиянең 84 субъекты катнаша.