

Татар эстрадасы җырчысы Чәчкә соңгы вакытта аяклары авыртуга зарланган. Бу проблема белән ул табибларга мөрәҗәгать иткән. 3 сәгать медицина тикшерүләре уздырганнан соң, җырчыга тиешле дәвалану курсы билгеләгәннәр, өйдә эшләргә кирәкле күнегүләрне дә өйрәткәннәр.
Чәчкә «подписчик»ларына: «Күпме вакыт «үтәр әле» дип йөрдем, бүген «күптән бармыйча» дип сүктем үземне. Озакка сузмагыз, табибка барыгыз», – дип киңәш иткән. «Беренче баруда ук авыртуны бетереп булмый. Ләкин бүген үк җиңеллек сиздем. «Напряжение»се кимеде, аякларым мамык кебек», – дигән ул.
Хәзер җырчыга уңайлы, кысмый торган аяк киеме кияргә туры киләчәк. Җырчы алдагы сезонда үзенең үкчәсез аяк киеме белән сәхнәгә чыгачагын да яшермәгән.
Берүк савыга күр, Чәчкә!