

Кул эшләнмәләре остасы Илзирә Бекерова Киров өлкәсенең Малмыж районы Калинино авылында гомер итә.
— Аллаһы Тәгалә вакытны бушка уздырырга кушмаган. Укырга кергәнче гобелен чигү ысулы белән чигә идем. Ә менә Балтачта укый башлагач, ничектер татар өйләрендәге ялтыравык фольгалы борынгы шәмаилләр искә төште. Күңелем шундый эшләнмәләргә тартыла башлады. Сәйлән белән шәмаилләр чигәргә булдым...— ди ул.
“Ирек мәйданы”ннан