

Караидел. 21 август - "Балтач таңнары". Караидел районында бер ханым аягы сынган таплы болан баласын аякка бастырган.
Караидел районындагы авылларның берсендә яшәүче ханым кечкенә болан баласын үлемнән коткарган. Урманда ул ике болан баласына тап булган. Мәхлукларның икесенең дә аяклары сынган. Алар инде җан бирү алдында булганнар. Болан балаларын берсен ханым йорты ихатасына алып кайткан. Аларның берсе, терелеп, аягына баскан. Икенчесе, кызганычка каршы, җан биргән.
Боланны ханым бала урынына караган. Мәхлук йорт шартларына шулкадәр ияләшкән. Үзен караган ханымнгы әнисе урынына күрә. Егерь болан баласын йорт шартларында тагын да бераз карарга кукан. Арытабан мәхлукны кайда илтү турында билгесез әлегә.
Таплы боланнар Башкортстан киңлекләрендә сирәк очрый.