

АКШ. 21 август - "Балтач таңнары". Америка скайдайверы Люк Эйкинс 7,6 километр биеклектән парашютсыз сикергән.
Америка скайдайверы Люк Эйкинс үзенең чираттагы экстремаль сикерүен башкарган. Ул самолеттан 7,6 километр биеклектән парашютсыз сикерде һәм төзелеш кранына җайлап урнаштырылган махсус челтәргә төшкән.
Калифорниядә трюкны туры эфирда Fox телеканалы трансляцияләгән. План буенча, Эйкинс ике минут дәвамында һавада оча, шуннан соң футбол кырының өчтән бер өлеше – 30х30 метр зурлыгындагы челтәргә төшә. Челтәр 20 катлы йорт биеклегендә сузылган. Журналистлардан, җанатарлардан һәм экстрим белән кызыксынучылардан тыш, Эйкинсның очышын хатыны һәм өч яшьлек улы күзәткән.
42 яшьлек Эйкинс дөньяда иң танылган скайдайверларның берсе булып . Ул 18 меңнән артык тапкыр парашют белән сикергән. Сүз уңаеннан, соңгысы аны күп тапкырлар сынаткан. 30 тапкыр гөмбәз ачылмаган, һәм экстремалга запас парашют кулланырга туры килгән.
Хәзер Эйкинс башлангыч скайдайверларны укыту белән шөгыльләнә һәм фильмнар төшерүдә катнаша (“Тимер кеше 3”).