

Иптәшем белән мин институтта укыганда танышып өйләнештек. Ул армиядән кайтып эшләп йөри иде. Укуны бетергәч, иремнең туган районына кайтып яши башладык. Иремнең әти-әнисе кредит алып йорт сатып алып башка чыгардылар. Миңа да эш булды. Матур гына яшәп киттек. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды.
Ирем сменалы эштә эшли иде. Эчеп кайта башлады. Сүз әйтсәм, тавыш чыгарудан да тартынмый. Сатып алып биргән өй таушалган, вакытлыча гына яшәрлек иде. Иремә нигез яңарту турында уйларга кирәк дигәч, бөтенләй ачулана башлады. “Миңа монысы да бик җиткән. Кирәк булса, үзең төзе,” — диде.
Кызларыбыз мәктәп яшендә иде. Кышкы айларда ирем танышлары белән охотага чыга башлады. Арада Володя дигән бездән олы абзый да бар. Ауга чыгып киткәндә ашлар пешереп, кабымлыклар әзерләп озатам, кайтуларын мунча ягып, кайнар ризыклар, мич ашлары әзерләп каршы алам. Балалар да кул арасына керә башладылар. Шулай берничә ел дәвам итте. Берсендә ирем үзен белмәслек хәлгә төшкәнче эчте дә, ятып йоклады. Кызларым зур әниләрендә иде. Володя бездә кунарга калды, шул төндә ул минем “күзләремне ачты”.
—Шушы уңганлыгың, булганлыгың, матурлыгың белән нишләпр булдыксыз нәрсә белән гомереңне үткәрәсең? Ул бит синең чәнчә бармагыңның тырнагы астындагы кергә дә тормый, сине санламый, — ди.
Монды йсүзләрне ишеткәч, башымны Володяның кулбашына салып түгелеп еладым.
—Мин сине коткара алам, чык миңа кияүгә, — диде.
Мондый көннәр ешайды. Ирем эчә дә, йоклый, без Володя белән төн үткәрәбез. Ул миңа рәхәт тормыш вәгъдә итте. Мин ризалашгтым. Һәм бер көнне балаларны алдым, эштән чыктым да, аңа ияреп чыгып киттем. Ярты елдан соң авылдагы йортны да саттык. Ирем әтиләренә кайтып китте.
Володя мине дә, кызларымны да какмады, битәрләмәде. Хатыны үлгән, балалары инде үзаллы, уңышлы кешеләр. Тормышыма шул тикле риза идем. Тик көнләшүе, мине өйдә генә тотуы туйдыра башлады. Аңа ялчы булып хезмәт итү ялкытты.
—Эшлисем, эшкә чыгасым килә, — дигәч,
—Кирәкми сиңа эшләргә. Мин акчаны җитәрлек табам. Өйдә генә утырачаксың, — диде. Үзе көн саен гөлләмәләр, затлы күлмәкләр бүләк итә. Кызларыма алтын бизәнгечләр ташый.
Әмма мин читлектәге кош түгел. Мин кешеләрне яратам. Мин ирекле кеше булып яшәргә гадәтләнгәнмен. Һәм мин... Володядан качып кайттым. Каенанам йортына кайттым. Ике кызымны ияртеп. Ирем мин кайткан көнне өйгә кайтмады. Без әле аның белән законлы рәвештә аерылмаган да кешеләр идек. Каенанам бер сүз дә дәшмәде. Безне кабул итте. Каенатам бу вакытка вафат булган иде. Иремнең туганнары да миңа кырын карый башладылар. Ирем күзенә дә күрсәтми. Гел тавыш күтәрә. “Риза булсаң, бергә яшик, тагын кушылыйк,” —дип карадым. Якын да килмәде һәм килми.
Менә шундый хәлгә калдым. Ирем дә башка кеше белән яшәп китә алмый. Мин дә шунды йуке хәлдә. Бүген мин туган йортыма кайтып әтиемнең битәрен ишетеп, әниемнең ачулы йөзен күреп яшәргә мәҗбүр хатынмын. Балалар үсте, берсе тормышлы инде. Үземпә оят. Ялгышлыгымны кичермәделәр. Ялтыравык сүзләргә ышанып беренче ирем, балаларымның әтисенә, үз бәхетемә хыянәт иттем. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Боларны ни өчен сөйлим мин? Минем ялгышлыкны башкалар кабатламасын, үз мисалымны яман үрнәк итеп язам. Бер киселгән телем кабат ябышмаган кебек, бер өзелгән мәхәббәт җепләре дә кабат ялганмый. Башларыңны ташка орсаң да. Корган бәхетегезне саклагыз. Пар канатыгызны сындырып минем кебек ялгыз җилпенгән кош хәленә калмагыз.
Элита.