Новости
18 август 2023, 09:44

„Эшемне яратып башкарам”

Зиләзекүл почта бүлекчәсе начальнигы Эльмира Ябирова 22 ел дәвамында халык белән тыгыз бәйләнештә, үз эшен яратып башкара.  

„Эшемне яратып башкарам”„Эшемне яратып башкарам”
„Эшемне яратып башкарам”

Төпкел авылларда почта бүлекчәсе хезмәте халык тормышында зур әһәмияткә ия. Зиләзекүл авылындагы почта бүлекчәсен дә „тормыш артериясе”  дип әйтсәк һич арттыру булмас. Өч авыл кешеләренең биредә тормыш мәшәкатьләре хәл ителә, алар электр энергиясе, зәңгәр ягулык, элемтә өчен акча түли, гәзит-журналларга языла, кирәк-ярагын сатып ала. Бер-берсе белән аралашу, очрашу урыны да ул, чөнки биредә мәктәп тә, клуб та юк. Халык бар үтенече белән почтага юллана. Почта бүлекчәсе начальнигы Эльмира Ябирова 22 ел дәвамында халык белән тыгыз бәйләнештә, үз эшен яратып башкара.   

Эльмира Шәрәфислам кызы  Кизгәнбаш авылында  дөньяга килгән. Туган авылында — сигезьеллык, ары таба Зиләзекүлдә 9 һәм 10нчы сыйныфларда белем ала.  Урта мәктәпне тәмамлагач  Благовещен шәһәрендә бухгалтерлар әзерләү буенча училищеда һөнәр үзләштерә.  Юматауда  читтән торып техникумда  белемен камилләштерә.

Хезмәт юлын 1993нче елда   Кизгәнбаш, Начар, Зиләзекүл авылларын берләштергән  Ильич  исемендәге колхозда механизация буенча бухгалтер  буларак башлый.  Ул вакытта колхоз рәисе булып Фәрдәт Хәбибуллин эшли. Яшь белгеч бар булмышы белән исәп-хисап дөньясына  „чума”. Белемен, тырышлыгын эшкә җигә ул. Шул елларда  Зиләзекүл  авылы егете  Илһам Мөнир улына тормышка чыга. Илһам Ябиров та колхозда  автомеханик булып эшли. Тормышларын ямьләп кызлары Лилия дөньяга килә. Бераздан  уллары Илнур туа.

2002нче елда ул  Зиләзекүл почта бүлекчәсе начальнигы итеп эшкә урнаша. Ул эшкә башлаган мәлдә компьютер юк, барысы да  кулдан эшләнгән чор.  Максатчан кеше  буларак,  эшнең бар нечкәлекләренә тиз өйрәнә ул.  Халык белән, үзенең җитәкчелегендә эшләгән хат ташучылар белән уртак тел табып эшли. Әлеге көндә Кизгәнбаш, Зиләзекүл авыллары хат ташучысы Зилә Тимеряева һәм Начар авылы почтальонкасы Ләйсән Гыйльмиярова белән дә дус һәм бер максатта эшлиләр.

Узган елда гәзит-журналлар яздыру буенча Зиләзекүл почта бүлекчәсе районда алдынгылар рәтендә була.  Шунысы кызганыч, авылда  халык саны елдан-ел азая. Өч авылга әлеге вакытта 55 данә район гәзите алдыралар. Өлкәннәр „Манзара”, „ Язмыш кочагы”, „Ясминә”, „Диләфрүз” кебек гәзитләрне күпләп яздыралар  икән.

―Бүгенге көндә почта хезмәткәре берьюлы берничә эшне башкара. Гәзит -журналларга яздыру, аларны вакытында  абунәчеләргә илтеп җиткерү, утка, зәңгәр ягулыкка, элемтәгә түләүләр кабул итәбез. Боларга өстәп без сатучы да. Мәшәкәте күп булса да,  өлкән кешеләрнең  әйберләрне өйләренә илтеп биргәч рәхмәтле булуы  дәрт өсти.  Эшебездә яңалыклар күп. Әледән-әле үзгәрешләр кертелә. Тырышкан кеше барысын да җиңеп чыга. Күп әйбергә өйрәнелде.  Таләпләр зур.  Эшемне яратып башкарам. Эшемә киләсе килеп киләм.  Яңалыклардан артта каласы килми.  Почтабыз сафта булганда  шатланып  үз эшебезне башкарабыз,  —ди  Эльмира Шәрәфислам кызы.

Почта хезмәткәрләре —  яңалыклар китерүче кешеләр.  Алар авылдашларына нәрсә кирәклеген белеп, үз эшләрен яратып башкаралар. Нәкú шундый кешеләргә төпкел авылда яшәүчеләр  таяна да инде.

 Рифина НИГАМӘЕВА.

 Газим ТАЛИПОВ фотосы

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас