

Инга Айметова унике ел элек пелагогик хезмәт юлын башлаган. Краснокама районының Куян посёлогында туып-үскән кыз урта мәктәптән соң Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең биология-химия факультетына юл тота. Укуын тәмамлаган белгеч Уфа шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә өч ел үз белгечлеге буенча эшли һәм Балтач районы егетенә тормышка чыгып Иске Балтачка күченеп кайталар. 2018нче елдан башлап мөгаллимәнең хезмәт юлы Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә дәвам итә.
—Эшемне шул тикле яратам. Балалар биологияне дә, химия фәнен дә зур кызыксыну белән өйрәнәләр, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашалар, урыннар яулыйлар. Тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре дә куаныч өсти, — ди Инга Сергеевна.
Педагог укучыларны Гомуми дәүләт имтиханына һәм Бердәм дәүләт имтиханына җитди әзерли. Узган уку елында тугызынчы сыйныфны тәмамлаган тугыз укучысының икесе генә “4”ле билгесе алган, калганнары “5”легә эшләгән. Ә унберенче сыйныфны тәмамлаган Илназ Әхмәтов химия фәненнән Бердәм дәүләт имтханыннан 80 балл җыйган.
—Үз эшеңне бирелеп башкарсаң, нәтиҗәсе көттерми килә. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда да көчемне сыныйм. Узган елда “Соты” дип аталган Икенче республика педагогик марафонда катнаштым. Осталык классы күрсәтеп, белемемне сынап кайттым.”Моя Родина — преемственность ценности и смысла” номинациясендә җиңүчеләр рәтенә чыктым. “Ел укытучысы – 2023” район бәйгесендә катнашып лауреат булдым, — дип үзенең нәтиҗәле хезмәте белән таныштыруны дәвам итте әңгәмәдәшем.
Быел тәвәккәлләп, хезмәттәшләре белән бергә авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга билгеләнгән грант алуга конкурска документлар җибәрә Инга Айметова. Һәм аның шартларын уңышлы үтеп, 150 башкортстанлы арасында ул да җиңүче дип танылып, 690 мең сумлык грантка лаек дип табыла.
—Авыл җирендә укытучы булып эшләвем белән горурланам. Укыту эшеннән тыш, тәрбия һәм балаларның җәмәгать оешмалары белән берлектә эшләү буенча директорның киңәшчесе эшен дә алып барам. Чаралар үткәрәбез, кайнап яшибез. Педагог һәм остаз елында хезмәттәшләрем белән бергә (безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Айгөл Гаттарова һәм физкультура, тормыш хәвефсезлеге нигезләрен укытучы Илназ Әхмәтов та грантка үтте) грант алу бәйгесе шартларын уңышлы үтүебезгә бик шатмын һәм алдагы елларда тагын да нәтиҗәлерәк эшләрбез дип ышандырам, — ди югары һөнәри осталыкка ия, белемен практикада һәм педагогик эшчәнлектә нәтиҗәле файдаланган мөгаллимә.
Инга Айметованы коллегалары һәм җитәкчелек югары эрудицияле, иҗади энергияле һәм укытучы эшенә гашыйк укытучы, дип бәяли.
Директорның киңәшчесе буларак, Инга Сергеевна укучыларны җаваплы, эш сөючән, илгә игелекле кешеләр итеп тәрбияли.
Фото шәхси архивтан