

Педагогларның август киңәшмәсе барышында хөрмәтле укытучыларга тәбрикләү сүзләрен район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Яшь буынны тәрбияләү хакына фидакарь хезмәтләре өчен аеруча зур хөрмәт һәм рәхмәт белән лаеклы ялга киткән укытучылар сәхнәгә чакырылды. Хезмәттәшләре һәм кунакларның алкышлары астында хөрмәтле втерена укытучылар бүләкләнде.
Юлия Ивановна Бадамшина, Түбән Иванай урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы;
Илүсә Фәтхлисламовна Хәмәдуллина, Штәнде урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;
Дамира Ямил кызы Галиева, Сәйтәк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Тәнзилә Тәлгать кызы Исмәгыйлева, Тучыбай урта мәктәбенең математика укытучысы;
Инзилә Мөнир кызы Баутдинова, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;
Зимфира Хәниф кызы Вахитова, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;
Фәния Сабировна Муллаярова, Асавка иәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Алия Нәби кызы Әюпова, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Венария Наил кызы Гаряева, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Гөлчирә Хөрмәт кызы Мөкимова, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы;
Люция Рәис кызы Хаматова, Иске Балтач башлангыч сыйныф укытучысы;
Зәйнәп Зөфәр кызы Фәридонова, Нөркә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;
Фәнзови Фатыйх улы Хәлиуллин, Иске Тимкә урта мәктәбенең география укытучысы;
Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, җан җылысы, сез ачкан талантлар, казанышларыгыз һәм җиңүләрегез өчен рәхмәт сезгә! Сау-сәламәт булып, озын гомер юлы үтегез!
Газим Талипов фотосы