Новости
11 Августа 2023, 03:48

Һава торышы алдагы ялларга нинди сюрпризлар әзерли?

Бүген, 11 август һәм алдагы көннәргә синоптиклар Башкортстанда һава торышы фаразларын җиткерде.

Һава торышы алдагы ялларга нинди сюрпризлар әзерли?Һава торышы алдагы ялларга нинди сюрпризлар әзерли?
Һава торышы алдагы ялларга нинди сюрпризлар әзерли?

11 августта, башлыча явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +21,+26° тәшкил итәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 август, яңгырлар көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан төнлә талгын, көндез уртача тизлектә исәчәк. Термометр баганалары төнлә +8,+13°, көнчыгышта +3°, көндез +22,+27°күрсәтәчәк.

Ялларыгыз имин үтсен!

Аида Хәйртдинова фотосы

Автор:
Читайте нас