

Аннан редакциясе хезмәткәрләре дә читтә калмый. Шушы көннәрдә махсус цехка килеп изге эшкә кушылдылар. Төсле тасмаларны табигый шартлардагы төсләргә якынайтып үрү түземлек, сабырлык таләп итә. Сынатмый безнең хезмәттәшләр. Эшләгән эшебез ир-егетләргә гадәти булмаган, катлаулы шартларда хәвефсезлек пәрдәсе сыйфатында хезмәт итсен, барысы да исән-имин гаиләләренә җиңү белән әйләнеп кайтсын дигән теләктә алар.