Новости
21 июль 2023, 10:54

Яңа бәрәңге пешерәбез

Яңа бәрәңге алып карадыгызмы әле? Яңа бәрәңгене шушы рецепт буенча әзерләп карагыз әле. Телеңне йотарлык тәмле була.

Яңа уртача бәрәңгеләрне яхшылап юарга, кабыгын кырырга һәм шул килеш тә калдырырга мөмкин. Урталай бүләргә, тоз сибеп яхшылап болгатырга. Бәрәңге санын һәркемнең аппетитын чамалап һәм кеше саны буенча алырга, аннары шул сан буенча эчлекне әзерләргә.

Уртага бүленгән бәрәңгеләрне берәмләп фольгага төрергә һәм табага тезеп ярты сәгатькә мичкә куярга.

Шул арада эчлек әзерләргә. Майда суган кыздырырга, анда фарш яки пешкән итне тураклап салырга, 2-3 минут болгатып кыздырганнан соң, бер зур помидор турап салырга һәм өстен каплап 5 минут пешерергә.

Вак угычтан каты сырны уарга, шулай ук бәрәңге саны буенча сырны тураклап та куярга.

Каткан атланмайны бәрәңге саны буенча шулай ук вак кисәкләргә бүлгәләп куярга.

Бәрәңгеләрне алырга, фольганы ачарга. Фольгада пешкән бәрәңгенең кырыйлары нык, эченә сыр һәм май салып болгатканда җайлы. Шулай итеп, кайнар килеш чәнечке белән бәрәңгенең йомшагын болгатырга, май, уылган сыр өстәп янә болгатырга, май һәм сыр шунда ук эри дә, өстенә ит салырга һәм кашык белән җиңелчә басып куярга,  өстенә туралган сыр куярга. 10минутка утка куярга.

Автор:
Читайте нас