Новости
13 июль 2023, 05:07

Буйдак җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы өйләнә ди!

Ул инде сөйгәненә тәкъдим ясаган. Сүз кем турында бара?

Буйдак җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы өйләнә ди!Буйдак җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы өйләнә ди!
Буйдак җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы өйләнә ди!

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловларның улы — җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы Акбулат (чын исеме Булат — авт.) өйләнә. Бу хакта егет үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән.

Зәйнәб ханыма еш кына 30 яшьлек улының өйләнүенә бәйле сораулар да юллаганнар: «Кайчан өйләнә инде? Сезгә оныклар кирәк» дип язучылар да булган аларга. Ниһаять, Акбулат өйләнә.

Яшь җырчы сөйгәне белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итәргә киткән булган. Шунда ул кызына тәкъдим ясаган — ул ризалашкан.

Яшь парга бәхетләр телик!

ВТ

Автор:
Читайте нас