

Гидрометүзәк синоптиклары республика халкын аномаль эсселек турында кисәтте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 9-11 июльдә республикада урыны белән көчле эсселек көтелә. Көндез һава температурасы +38...+40 градуска җитәчәк.
Халыкны эссе һава торышы чорында сак булырга чакыралар.