

Башкортстанның Караидел районы Яңа Янсәит авылында Уфа елгасыннан шаһитлар 1962 елда туган һәлак булган ир-атның гәүдәсен чыгарганнар.
«Башинформ»га БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, ул җиһазландырылмаган урында су коенган.
Хәзер тикшерү-оператив чаралар үткәрелә. Бәхетсезлек очрагының шартлары ачыклана.
Көннәр эссе тора. Су коену өчен махсуслаштырылмаган урыннарга (сулыкларга) якын бармагыз. Ялгыш адым үзгәртә алмаслык хәлләргә китерә. Шуны истә тотыгыз. Үзегезне, башкаларны саклагыз! Гомер бер генә бирелә.
Башинформ
Фото: БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы