

Июль Башкортстанда җылы булыр дип көтелә. Республикада һава температурасы уртача айлык нормадан 1° югарырак фаразлана, норма +19,2°.
Бу хакта Башгидромет Россия Гидрометүзәгенә сылтама белән хәбәр итә.
Айлык явым-төшем нормадан азрак булырга тиеш.
Бүген, 5 июльдә, Башкортстанда 30 градус эсселек тора.