Новости
3 июль 2023, 11:48

“Аулак өй”дә дә булдык

Ут күршеләребез –тәтешлеләр белән “Аулак өй”дә булдык

“Аулак өй”дә дә булдык“Аулак өй”дә дә булдык
“Аулак өй”дә дә булдык

1 июль көнне Балтачта шаулап-гөрләп “Табынфест” үтте. “Табын сылукае” конкурсында Тәтешледән Альбина Хәлидуллина катнашты. Альбина  яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең бертуган энесе Салватның кызы. Альбинага карагач та, аңарда да артист каны ага дигән фикергә киләсең. Зифа буй-сынлы чибәркәйнең сәхнәдә аккош сыман биюе беркемне дә битараф калдырмады. Альбина Хәлидуллина балалар сәнгать мәктәбендә эшли, ул балаларга бию серләрен өйрәтә.

 Тәтешлеләр бәйгегә күмәк килгәннәр. Алар жюри әгъзалары игътибарына “Аулак өй” милли йоласын тәкъдим иттеләр. “Аулак өй”дә тәтешлеләр белән бергә җырладык та, биедек тә. Бик күңелле булды.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас