“Табын батыры” конкурсы берничә өлештән торды. Егетләр үзләре белән таныштырды, көчләрен көрәштә сынады. Иҗади конкурсларда да үзләрен күрсәтте.
Тугыз егет бәйгедә сынау тотты. Салаваттан Илнур Гафаров, Тәтешледән Руслан Суфиәхмәтов, Архангель районыннан Нур Мозафаров, Авыргазыдан Айнур Сәйфетдинов, Гафуридан Илмир Сөбхангулов, Аскыннан Илваз Хәбибрахманов, Учалыдан Заһит Шакиров, Кырмыскалыдан Рәфис Гафаровлар һәм Балтачтан Илдар Сәхиповлар көч сынашты.
“Табын батыры” исеменә райондашыбыз – Көндәшле авылы егете Илдар Сәхипов лаек булды. Без аны алдынгы спортчы, булдыклы эшкуар итеп беләбез.
Беренче урын Учалы егете Заһит Шакировта.
Икенче урынны Салават районыннан Илнур Гафаров яулады.
Гафури районы егете Илмир Сөбхангуловка өченче урынга чыкты.