Новости
22 июнь 2023, 04:39

Башкортстан ашлык экспортын арттырган

Башкортстан тимер юл буенча ашлык экспортлау күләмен  сигез  тапкыр арттырган

Башкортстан ашлык экспортын арттырганБашкортстан ашлык экспортын арттырган
Башкортстан ашлык экспортын арттырган

Уфа. 22 июнь - "Балтач таннары". Башкортстан тимер юл буенча ашлык экспортлау күләмен  сигез  тапкыр арттырган.

 Агымдагы елның биш  аенда Башкортстаннан ашлык төялгән  2749 вагон  төрле төбәкләргә    җибәрелгән. Аларның гомуми авырлыгы 194,1 мең тонна. Шуларның 2243 вагоны яки 159,3 мең тонна ашлык экспортка юнәлтелгән. Искәртеп узабыз, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда чит илләргә җибәрелгән ашлык  күләме сигез  тапкырга диярлек арткан (5 ай эчендә. 2022 елда 19,7 мең тонна күләмендә 269 вагон җибәрелгән).

Башкорт ашлыгы, ә бу-бодай, җитен орлыгы, бөртекле солод, арпа, борчак, Төркиягә, Согуд Гарәбстанына, Казахстанга, Кыргызстанга, Беларусь Республикасына җибәрелгән.

Агымдагы елның маенда тимер юл буенча барлыгы 53,7 мең тонна авырлыктагы 765 вагон ашлык  озатылган.

Исегезгә төшерәбез, илдә «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла, аның төп максаты-экспорт өлешен, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру. Республикада милли проект кысаларында "Башкортстан Республикасында АПК продукциясен экспортлау"регпроекты гамәлгә ашырыла.

Башкортстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау структурасында бөртекле культуралар әлегә 6,5 процент  тирәсе тәшкил итә, элеккечә майлы - майлы продукция өстенлек итә, икенче позициядә-азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе.

Автор:
Читайте нас