Новости
19 Июня 2023, 08:00

Башкортстанда иң чибәр авыл кызларын билгеләгәннәр

Башкортстанның иң чибәр авыл кызы Кыйгы районындя яши. “Селяночка” республика конкурсы гран-приен шушы район гүзәле яулаган

Башкортстанда иң чибәр авыл кызларын билгеләгәннәрБашкортстанда иң чибәр авыл кызларын билгеләгәннәр
Башкортстанда иң чибәр авыл кызларын билгеләгәннәр

Югары Кыйгы. 19 июнь - "Балтач таннары". Башкортстанның иң чибәр авыл кызы Кыйгы районындя яши. “Селяночка” республика конкурсы гран-приен шушы район гүзәле яулаган.

Быел проект Дуван, Мәчетле, Кыйгы, Салават, Уфа районнарыннан 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге  талантлы 12   конкурсантны берләштергән. Алар арасында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, тәрбияче, шәфкать туташы-анестезиолог, педагог һәм башкалар.

Конкурсның Гран-приен  Кыйгы  районыннан Лилия Мөхәммәтьянова яулаган. Җиңүче районның  Ибрай авыл китапханәсендә  китапханәчесе булып эшли.

Чарада катнашучыларны  Башкортстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Кигин районы администрациясе башлыгы Зөһрә Гордиенко сәламләгән.

- Сабантуйга өченче тапкыр уздырыла торган «Селяночка» конкурсы аеруча матурлык өстәде, быел без республика дәрәҗәсенә чыктык. Конкурсны нәрсә өчен үткәрәбез? Беренче чиратта, авылда матур, тырыш кызлар яшәвен күрсәтергә телибез, алар эшкә дә өлгерәләр, йорт хуҗалыгын да алып баралар, шул ук вакытта сөйкемле, ягымлы һәм иҗади авыл кызлары булып калалар. Бүген мин моңа кабат инандым.  Конкурсантлар барысы да  авыл кызлары, - дип билгеләгән Зөһрә Гордиенко.

Катнашучылар милли ризык әзерләү, милли костюмның  — түбәтәй, түшелдерек (нагрудник), алъяпҡыч, беләзекнең   бер элементын  бизәү н буенча осталыкларын күрсәттеләр,  җәядән атуда мәргәнлекләрен сынадылар.

Иҗади индивидуаль программада конкурсантлар үзләрен, үз авылларының тарихын видеопрезентация формасында, fashion — интервью — заманча авыл кызы стилендә чыгу, дефиле (кулдан эшләнгән кием күрсәтү) һәм шәхси иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.

Проект яшьләрнең традицион милли мәдәниятнең чыганакларына кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән   һәм  Башкортстанның бренд чаралары исемлегенә кертелгән.

Автор:
Читайте нас