

Ыргызлы. 19 июнь - "Балтач таңнары". Бөрҗән районы балыкчылары Агыйдел елгасыннан үзләреннән зуррак җәен балыклары тоткан.
Зур балыкларны Дамир һәм Кәрим исемле балыкчылар тоткан. Тотым фотолары белән Кәрим Галин Вконтакте социаль челтәрендәге үзенең битендә уртаклашкан.
“Кокослоар үсмәсә дә, “крокодил”лар бар бездә”.- дип язган ул үзенең постында.
“Бу фотоларны күргәч, куркыныч булып китә... Элек Агыйделдә көймәдән озынрак җәеннә бар иде дип сөйлиләр..,”- һәм башка шәрехләүләр калдырган фото буенча фикер алышуга кушылучылар.
“Мин тоткан җәен 29,9 килограмм, Дамирныкы 30 килограмм чамасы”,- дип язган шәрехләүләрдәге бер сорауга җавап итеп, пост авторы.
Балыкчылар Бөрҗән районы Ыргызлы авылында яшиләр.