Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2023, 10:23

Агыйдел елгасына кыйммәтле балыклар маймычлары җибәргәннәр

Бөре шәһәре тирәсендә Агыйдел  елгасына ике меңнән артык чөгә балыгы маймычлары җибәргәннәр

Агыйдел елгасына кыйммәтле балыклар  маймычлары җибәргәннәр
Агыйдел елгасына кыйммәтле балыклар маймычлары җибәргәннәр

Бөре. 19 июнь - "Балтач таннары". Бөре шәһәре тирәсендә Агыйдел  елгасына ике меңнән артык чөгә балыгы маймычлары җибәргәннәр

«Сангалык диорит карьеры» компаниясе хезмәткәрләре Бөрө шәһәре янындагы Агыйдел елгасы акваториясенә  ике  меңләп  чөгә балыгы маймычлары җибәргән. . Чара су биологик ресурслары балансын саклауга юнәлдерелгән һәм республикада «Экология» милли проектының «уникаль су объектларын саклау»федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, сулыкларда, кагыйдә буларак, Кызыл китапка кертелгән балык токымнарын,  махсус билгеләнгән, аларга яшәү өчен яраклы булган  урыннарынга гына җибәрәләр.

 Агыйделгә чибәрү өчен чөгә балыгы маймычлары  Чиләбе өлкәсендәге махсуслаштырылган питомниктан сатып алынган. Бер баланың авырлыгы 13 грамм тирәсе. Балык махсус җиһазландырылган контейнерларда китерелгән, анда кирәкле температура дәрәҗәсе саклана, су махсус фильтрлар аша үтә һәм өстәмә рәвештә кислород белән баетыла.

- Елдан-ел күбрәк компанияләр безнең төбәкнең төрле сулыкларында балык популяциясен торгызуга үз өлешләрен кертәләр. Су биологик ресурсларын ясалма рәвештә үрчетү буенча чаралар үткәрү инде яхшы традициягә әверелә, - дип  белдергән Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев.

Агыйдел елгасына кыйммәтле балыклар  маймычлары җибәргәннәр
Агыйдел елгасына кыйммәтле балыклар  маймычлары җибәргәннәр
Агыйдел елгасына кыйммәтле балыклар маймычлары җибәргәннәр
Автор:
Читайте нас: