Новости
15 июнь 2023, 05:59

Балтач районы киңлекләрендә «Хәвефсезлек көннәре» операциясе узачак

19-30 июнь көннәрендә Балтач районы киңлекләрендә, үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне кисәтүгә  юнәлтелгән, «Хәвефсезлек көннәре»  профилактик ункөнлеге уза

Балтач районы киңлекләрендә  «Хәвефсезлек көннәре» операциясе узачакБалтач районы киңлекләрендә  «Хәвефсезлек көннәре» операциясе узачак
Балтач районы киңлекләрендә «Хәвефсезлек көннәре» операциясе узачак

Иске Балтач. 15 июнь - "Балтач таңнары". 19-30 июнь көннәрендә Балтач районы киңлекләрендә,   үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне кисәтүгә  юнәлтелгән, «Хәвефсезлек көннәре»  профилактик ункөнлеге уза.

Башкортстан Республикасы  Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең 13 июньдәге И01-82  санлы  боерыгына ярашлы,19-30 июнь көннәрендә   республика киңлекләрендә һәм районда   «Хәвефсезлек көннәре»  профилактик ункөнлеге уза.   Декадникның  максаты үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне кисәтүгә, гомумән,  трактор һәм башка техниканы  хвефсез эксплуатацияләүне тәэмин итүгә юнәлтелә.

Ункөнлек барышында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә рейдлар оештырылачак.  Шулай ук җирле хакимият башлыклары  белән берлектә авылларда исәпкә кулмаган т ракторларны һәм аларның тагылмаларын ачыклау  чаралары күреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышы һәм эксплуатация барышында  мәҗбүри таләпләрне үтәү хәвефсезлекне   гарантияли!

 

Айрат Галләмов, 

район дәүләт техник инспекциясе начальнигы.

Автор:
Читайте нас