Новости
9 июнь 2023, 03:43

Башкортстанда тагын янгын. Тагын кеше үлеме...

  Һәлакәттә бу юлы хатын-кызның гомере өзелгән.

Башкортстанда тагын янгын. Тагын кеше үлеме...Башкортстанда тагын янгын. Тагын кеше үлеме...
Башкортстанда тагын янгын. Тагын кеше үлеме...

Башкортстанның Калтасы районында узган кичтә янгын чыккан, анда өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.

Бу хакта БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр иткәннәр.

Янгын Новояушево авылында Садовая урамындагы шәхси йортта теркәлгән.

“Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 1947 елда туган өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана”, - дип сөйләгәннәр БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат үтәргә кирәклеген искә төшереп.

Ут белән сак эш итегез. Үзегезне, якыннарыгызны, мөлкәтегезне саклагыз!

 

Башинформ

Фото: БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Автор:
Читайте нас