Новости
7 июнь 2023, 06:51

Уфада җәяүле кичүендә җәяүлене бәрдергәннәр

Уфада   йөк машинасы  водителе «зебра»да бер кызны  бәрдергән.  Бала җитди җәрәхәтләр алган

Уфада җәяүле кичүендә җәяүлене бәрдергәннәрУфада җәяүле кичүендә җәяүлене бәрдергәннәр
Уфада җәяүле кичүендә җәяүлене бәрдергәннәр

Уфа. 7июнь - "Балтач таңнары". Уфада  йөк машинасы  водителе «зебра»да бер кызны  бәрдергән.  Бала җитди җәрәхәтләр алган.

 

Уфада  22 яшьлек  водитель «ГАЗ-172422» руле артында Төхфәт Янаби бульварыннан  Новоселов урамы ягына бара.   ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул 12 яшьлек кызны бәрдергән. Ул  бу минутларда ахирәте белән көйләнмәгән җәяүлеләр  кичүе  зонасында юл аша чыгып барган.

Бу хәлне тышкы күзәтү видеокамерасы теркәгән. Кадрлардан күренүенчә, Газель кичү алдында тизлеген дә киметеп тормый, кызны бәрдереп хәрәкәтен дәвам итә.

 Юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысын баш җәрәхәтләре һәм җәрәхәтләр белән 17 нче хастаханәгә алып киткәннәр.

 Хастаханәдә  кызның баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, сул терсәк буыннары җәрәхәте, ирен ярасы  алуы турында белдергәннәр.

 Юл һәлакәте факты буенча тикшерү бара.

 

Автор:
Читайте нас