Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2023, 16:52

Балтачның ачык йөзле, һәр кешегә игътибарлы һәм ягымлы китапханәчесе

Үзәк район китапханәсе  уку залының баш китапханәчесе Лена Зарафетдинова 40 елга якын үз эшен яратып, намус белән башкара. Дүрт дистә ел эчендә балтачлыларның ихтирамын һәм сөюен яулаган белгеч ул.

Балтачның ачык йөзле, һәр кешегә игътибарлы һәм ягымлы китапханәчесе
Балтачның ачык йөзле, һәр кешегә игътибарлы һәм ягымлы китапханәчесе

Китапханә ишеген ачып керүгә сине, елмаеп китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Үзәк район китапханәсе  уку залының баш китапханәчесе Лена Зарафетдинова өчен дә һәр укучы кадерле. Ул аларның  һәммәсен  ачык йөз белән каршылап, кайсы укучыга нинди жанрдагы китап, кайсы өлкәдәге мәгълүмат яки белешмә кирәклеген алдан чамалап белә. Үзенең һөнәренә 40 елга якын тугрылык саклап, аны яратып башкара ул. Шунлыктан китапханәче күп кешегә якын.

 Лена Михтәт кызының хезмәт юлына күз салсаң, аның тотрыклы булуына игúтибар итәсең. 1986нчы елда Уфа китапханә техникумын  тәмамлаганнан алып ул үзәк район китапханәсендә эшли. Беренче  җитәкчесе Зоя Миндиярова була. Озак еллар Раушания Әхмәдуллина кулы астында эшли. Тәүге көннәрдән хезмәттәшләре белән уртак тел таба, нинди генә эш кушсалар да аны җиренә җиткереп башкара. Шул сыйфатларын ул гомере буе саклый.  Бүгенге көндә  уку залы фондында 7 меңнән артык китап, 3 меңгә якын вакытлы матбугат саклана.  Укудан туктаган кеше фикерләүдән дә  туктый, диләр. Китапханәче  даими рәвештә  белемен камилләштерергә тырыша. Теге  яки бу китапны кешеләргә тәкъдим итәр өчен ул аларны алдан укып чыга. Вакытлы матбугат белән таныштыру өчен дә башта  гәзит-журналларны үзе карап чыга, укый, анализ ясый.

Китапханәченең эше китаплар бирү белән чикләнми.  Асылы белән кызыксынсаң,  китапханәчеләр нинди генә эш башкармый. Район, республика күләмендә үткәрелгән бер чарадан да читтә калмыйлар. Төрле темага бәйрәмнәр, әдәби чаралар, акцияләр, конкурслар оештыралар. Лена Зарафетдинованың  һәр эшкә иҗади карашы бар. „Нинди генә эшне алма, барысын  да  коллектив белән бергә башкарабыз. Хезмәттәшләремнән уңдым.  Зилә Сәитова, Гүзәл Камалтдинова, Зилә Кашаповлар белән тыгыз бәйләнештә, уртак фикергә килеп эшлибез,”— ди ул. 

Туган якны өйрәнүчеләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Туган якны өйрәнүчеләр  Иске Балтачтан Ханис Хаҗимов, Әхнәф Мазһаров, Рәфис Шәйхәйдаров, Илекәйдән Әнгам Мостафин, Көндәшледән Нәфис Хәмәтнуров,  Иске Янбайдан Рәлиф Шакирҗанов,  Яңа Ямурзадан Хәнәфи Вәлиев белән  авыл тарихларын өйрәнәләр.  Югары Карыштан мәрхүм  Наил Хаҗиев белән бәйләнештә эшләгән елларны да сагынынп искә ала.  Һәр авылга кагылышлы мәгълүматлардан папкалар туплыйлар. Балтачның билгеле шәхесләре, язучылары, артистлары, рәссамнары, элекке колхоз рәисләре хакында мәгúлүматлар җыйган китапханәче. Урындагы материаллар укучыларда зур сорау белән кулланыла, чөнки алар бары тик уку залында саклана.  Укучылар тикшерү эшләре башкарганда, студентлар курс эшләре язганда урындагы материалларга нигезләнәләр.

Китапханә каршында 25 елдан артык вакыт дәвамында „Тату гаилә” клубы эшли, үрнәкле гаиләләр, оста куллы кешеләрнең тәҗрибәсен, көнкүрешен күрсәтүдә Лена Михтәт кызының өлеше зур. Халыкны аң-белемгә өндәүдән тыш, ул аларны  әхлакый яктан да  тәрбияли.  Ел саен бер тапкыр урындагы язучыларның әсәрләре белән танышу да уку залында уза.  Реабилитация үзәгендә дәвалану курслары узган балалар да даими рәвештә уку залына киләләр, алар өчен осталык дәресләре, мавыктыргыч һәм файдалы чаралар оештыралар.

Китап укучылар саны элекке белән чагыштырганда шактый кыскарса да, алар бар әле. Мәктәп укучылары  психология  белән кызыксына, классик әсәрләрне яратып укый икән.  Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылганда метрода китап укучы кешеләрнең күп булуын  күреп, сөенеп кайтттым, ди китапханәче.   Әни кеше буыннар бәйләнешен тәэмин итсә, китап ул вакыйгаларны, үткәннәрне  берләштерә, ди ул.

 Тырыш хезмәте өчен Лена Михтәт кызы күп тапкырлар  Мактау грамоталары, истәлекле  бүләкләр белән билгеләнә.  БР Мәдәният  министрлыгының,  район мәдәният бүлегенең, район Хакимиятенең  Рәхмәт хатларына лаек.  Төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулый. 2020нче елда Лена Михтәт кызы яхшы эшләгән авыл  мәдәният учреждениеләре  һәм аларның хезмәткәрләрен дәүләт яклавы конкурсында катнашып, акчалата бүләк иясе булды.

„Китапханәгә нинди генә үтенеч белән килмәсеннәр, кешене буш кул белән чыгармаска.  Һич тә булмаса башка кызыклы  әйберләр тәкъдим итәргә. Иң начары— кешене өметсезләндерү, дип ассызыклый  Лена Зарафетдинова.  Лена Михтәт кызы яхшы психолог та, килгән һәр кешене игúтибар белән тыңлый,  киңәшен бирә. Кирәк чакта җылы сүзе белән юата.

  • Лена Михтәт кызы иң тәүдә үзенә  таләпчән  хезмәткәр. Һәр эшкә җаваплы карый.  Кушылган эшләрне вакытында һәм төгәл үти. Хезмәттәшләре арасында хөрмәт яулаган кеше ул. Ачык, ярдәмчел. Чараларда актив катнаша, аңа гына хас зәвыкка ия ул. Фантазиягә бай. Күргәзмәләр оештырганда, сценарийлар язганда үзенчәлекле иҗади карашы чыгылыш таба. Эшенең нечкәлекләрен белә, тәҗрибәсе зур. Авыл китапханәчеләре белән тыгыз элемтәдә эшли, файдалы киңәшләрен бирә. Беркайчанда аның кешегә караңгы йөз күрсәткәне юк, эшен яхшы итеп башкара, — ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Әлфидә Муллагалиева.

 

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: