

Шатлыклы хәбәр җиткерәбез: Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең хәзер үз телевидениесе бар. Мәктәпнең иң актив укучылары белем учагына, район тормышына кагылышлы сюжетлар төшерә башладылар. „Скул –ТВ” дигән исем астында берләшкән телевидение коллективына иң актив, кызыксынучан укучылар тупланган. Нейля Мәхмүтова, Эвилина Галәветдинова, Максим Шильков, Линара Закирова, Залина Муллагалиева, Рената Гаянова, Азалия Әюпова, Лилия Шәихова, Ләйлә Каһирова, Айсылу Әхкамовлар төрле темага сюжетлар төшерәләр. Кыска гына вакыт эчендә яшь хәбәрчеләр юл йөрү кагыйдәләрен саклау, патриотизм, туган якны кадерләү кебек темаларны күтәреп чыкканнар. Яшь хәбәрчеләр БР Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, „Акбузат” журналы редакторы Лариса Абдуллина кебек күренекле шәхесләрдән интервью алганнар, Бөек Ватан сугышы ветераннары Әхнәф Мазһаров, Әхвәс Гадулхаковлар кебек ихтирамга лаек райондашларыбызда кунакта булганнар, районда үткәрелгән төрле чараларны яктыртканнар. Мәктәп укучылары гына булуга карамастан, җитди темаларны да күтәргәннәр.
Мәктәп телевидениесе эшчәнлеге белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Тәкыйуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гыйльметдиновалар җитәкчелек итә.
Журналист кеше заман белән бергә атларга тиеш. Укучылар да бу өлкәдә армый-талмый белем үзләштерәләр. Күптән түгел алар „Добрая дорога детства” һәм „Sтор” гәзитләренең баш редакторы Алла Суражевская үткәргән осталык дәресләрендә белемнәрен камилләштергәннәр.
Яшь хәбәрчеләргә үткен зиһен, объектив караш, кызыклы сюжетлар телибез.