

Иске Балтач. 25 май - "Балтач таңнары". Балтач район хастаханәсендә хәзер «РуСкан 60» ультратавыш сканеры ярдәмендә дә авыруларга диагноз куялар.
Балтач үзәк район хастаханәсенә «РуСкан 60» ультратавыш сканеры кайтарылды. Бу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Башлангыч звеноны модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.«РуСкан 60» - яңа күп функцияле сканер, тизләтелгән диагностика үткәрү һәм сыйфатлы сурәтләр алуны тәэмин итү өчен билгеләнгән заманча югары нәтиҗәле һәм ышанычлыльтратавыш приборы. Бу эффектив һәм ышанычлы УЗИ аппараты, ул югары сыйфатлы сурәтләр чыгара һәм тиз диагностикалау мөмкинлеге бирә. «РуСкан 60» ультратавыш сканеры югары сыйфатлы визуаль һәм заманча сурәт эшкәртү технологияләренә, 3D/4D/5D сканерлауның киңәйтелгән мөмкинлекләренә ия.
- Ачыклагыч мөмкинлекләре күп булуы аппаратның клиник кулланылышын киң колачлый. Яңа җиһазлар зур техник мөмкинлекләргә ия һәм безнең белгечләргә вакыт белән бергә барырга мөмкинлек бирә. Ачык визуализация тикшерелә торган орган структураларындагы вак үзгәрешләрне күрергә мөмкинлек ача, бу авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауга ярдәм итә, - ди Балтач район үзәк хастаханәсенең баш табибы Салават Гельметдинов.
Мәгълүмат КҖБ порталыннан