Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2023, 08:55

Илсөя Бәдретдинова ни өчен Башкортстан тамашачысына рәхмәтле?

“Концертыма 5 кеше килде“,  - дип язган ул үзенең сәхифәсендә...    

Илсөя Бәдретдинова ни өчен Башкортстан тамашачысына рәхмәтле?
Илсөя Бәдретдинова ни өчен Башкортстан тамашачысына рәхмәтле?

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә концертларыннан соң хәбәрләр (видеолар) урнаштырып бара. Бу юлы Башкортстан тамашачысына рәхмәтен белдереп, элекке тамашачысы белән бүгенге тамашачы саны белән уртаклашкан.

«Уфа! 14 000 тамашачы! Бу – минем өчен рекорд. Егерме ел элек Башкортстанның Дүртөйле районы Москово авылында концертыма 5 кеше килгән иде. Бу – минем Башкортстанда куйган беренче концертым иде. Әгәр шул көнне, «менә шулай булачак» дип, бүгенге залларны күрсәтсәләр, мин ышанмас идем. Башкортстанның кайсы районына барсам да, үз кызыгыз кебек кабул итәсез. Бүләккә күмәсез. Рәхмәтем, хөрмәтем сезгә, кадерле тамашачылар!» – дигән Татарстанның атказанган җырчысы.

Талантлы артисткага артабан да уңышлар, саулыклар телик!

ВТ

Автор:
Читайте нас: