Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2023, 15:59

Балтачлылар, бакчаларны корткычлардан саклар вакыт җитте

Балтачлылар, җимеш культураларын  корткычларның кайсыларыннан аеруча  сакларга  кирәклеген беләсезме?

Балтачлылар, бакчаларны корткычлардан саклар вакыт җитте
Балтачлылар, бакчаларны корткычлардан саклар вакыт җитте

Иске Балтач. 18 май - "Балтач таңнары". Балтачлылар, җимеш культураларын  корткычларның кайсыларыннан аеруча  сакларга  кирәклеген беләсезме?

Яз җәй айларында җимеш, урман культуралары корткычлар һөҗүменә дучар була.  Кайбер елларда алар шулкадәр күп үрчи һәм бакчачылык, урм анчылык тармакларына сизелерлек зыян китерә.  Корткычлар күп төрле. Аларның берничәсе зур мәйданнарда зыян китерергә сәләтле.  

Боҗралы ефәк күбәләге. Куркыныч корткыч, барлык җимешләргә һәм күпләргә зыян китерә урман токымнарына караганда имән һәм алма агачын өстен күрә. Личинкалар  зур төркемнәрдә яшиләр,  яфрак пластинкаларына зарар салалар, шул ук вакытта  пәрәвезләр үрәләр. Еш кына корткыч яфракларны тулысынча юк итә

 Корткычның йомыркалары кышлап чыга. Җәй көне бер буын үсә. Олы  личинкаларның  аркасы буйлап зәңгәрсу-сары полоса бар.

 Боҗралы ефәк күбәләгенә каршы көрәш чаралары берничә төрле.  

Химик ысул кулланылганда  агачларны фосфорорганик пестицидлар белән эшкәртәләр. Неоникотиноидлар, синтетик  пиретроидлар да кулланыла. Агачларны биологик пестицидлар белән дә эшкәртергә мөмкин.

Парсыз ефәк күбәләге дә куркыныч корткыч. Ул алмагач, груша, слива һәм абрикос агачларына зыян китерә.   Корткыч  имән, граб һәм тополь кебек урман токымнарын да читләп узмый. Аның берничә географик расасы бар. Европа, Ерак Көнчыгыш, Азия формалары очрый.  Яфракларны кимерә торган  өлкән  личинкалар 5-6 сантиметр зурлыкта. Алар зәңгәр һәм кызыл төстәге “сөял”ләр  белән капланган.

Парсыз ефәк күбәләге зур мәйданнарда агачларны ялангач калдырырга сәләтле.  

Корткычны юк итү аның йомырка салган урыннарын юк итүдән башлана.

Боҗралы ефәк күбәләгенә  каршы  препаратлар парсыз ефәк күбәләген юк итүгә дә ярдәм итә ала.

 Безнең якларда энәлек күбәләге дә очрый.  Ул кәбестә күбләгенә охшаган.  Ак төстәге,  ярым үтә күренмәле канатлы, 6-7 сантиметр зурлыктагы күбәләк. Канатларында кара төстә җепселләр бар.  

 Яз көне личинкалар агачлар буйлап таралалар. Бераздан  курчак фазасы.

 Курчактан чыккан  күбәләк  кызыл төстәге сыеклык бүлеп  чыгара. Күбәләкнең бу  үзенчәлеге  «канлы яңгыр» турында риваять китереп чыгарган. Энәлек күбәләге  саны киске үзгәреп тора. Өч-дүрт ел дәвамында ул күпләп үрчи. Аннары тынлык чоры башлана. Алты-җиде ел дәвамында энәлек күбәләгенең саны кыскара. Гадәттә корткыч  коры эссе елларда күпләп үрчи алмый. Күрелгән агротехник чаралар  энәлек күбәләге зыянын киметергә булышлык итә. Күбәләкләр еш кына     чүп үләннәре чәчәкләрендәге  нектар белән  тукланалар. Шуңа күрә чүп үләннәрен юк итә энәлек күбәләге белән көрәштә ышанычлы алым булып тора.  

Көрәш чаралары  яз һәм кыш көннәрендә  күбәләк “ояларын”  юк итү не үз эченә ала. Шулай ук фосфороорганик  препаратлар, синтетик перитроидлар, хитин синтезы ингибиторлары кулланыла.

 Бөҗәк личинкалары белән песнәкләр туклана. Шуңа бакчага аларны ияләштерү яхшы.  

 Алма кимерүче дә җимеш бакчаларында иң еш очрый торган корткыч.

 Личинкалары алма, груша, персик, абрикос, слива җимешләрен зарарлый. Аерым  формасы әстерхан чикләвегенә дә зыян китерә.   

Корткычның үрчүе һәм зыян ки терү күләме климат һәм һава шартларыннан тора. Алма кимерүче  күбәләк курчаклары  тыгыз коконда кышлый.  Күбәләкләргә һәм личинкаларга каршы фосфороорганик  препаратлар кулланалар.

 

Илгиз Гатауллин,

"Россельхознадзор"ның төбәк идарәсе начальнигы.

 

Автор:
Читайте нас: