Новости
10 Май 2023, 10:20

Бөредә реконструкторлар төрле чор ашлары белән сыйлаячак

20-21 май көннәрендә Бөредә “Бөре кирмәне” тарихи паркында  “Вакыт елгасы” тарихи- патриотик реконында “Солдат боткасы” төрле чорларның  кыр кухнясы конкурсы да узачак.  

Бөредә реконструкторлар төрле чор ашлары белән сыйлаячакБөредә реконструкторлар төрле чор ашлары белән сыйлаячак
Бөредә реконструкторлар төрле чор ашлары белән сыйлаячак

Бөре. 10 май - "Балтач таңнары". 20-21 май көннәрендә Бөредә “Бөре кирмәне” тарихи паркында  “Вакыт елгасы” тарихи- патриотик реконында “Солдат боткасы” төрле чорларның  кыр кухнясы конкурсы да узачак.  

“Вакыт елгасы”нда Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык реконструктор катнашуы көтелә. Башкортстан кулинарлары, рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе реконструкциядә катнашучы клублар өчен "Солдат кашы" кыр кухнясы конкурсы оештыра.

Реконструкторлар тарихи чыганаклардагы рецепт буенча  ризык әзерләргә тиеш. Ризык бары тик учак өстендә пешерелә.  Шул чор савыт-сабасын конкурсантлар үзләре белән алып килергә тиеш.

“Вакыт елгасы” реконы Бөредә ел саен оештырыла. Биредә  төрле чор лагерьлары җәелдерелә.

Автор:
Читайте нас