

Шул ук вакытта республиканың төрле районнарына капма-каршы табигый үзгәрешләр күзәтеләчәк.
Мәсәлән, көньяк районнарда янгын куркынычы саклана, ә төньяк-көнчыгыш районнарда һавада һәм туфрак өслегендә 0, -5 градуска кадәр туңдырулар фаразлана.
7 майда 20:00 сәгатьтән 8 майда 20:00 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың көньягында бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 0,+5°, урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә туңдыру 0,-5°, көндез +10,+15° тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән автомобиль юлларының аерым участокларында күрү мөмкинлеге 500-1000 метр булган томан фаразлана.
Сак булыгыз!