

Синоптиклар ниләр вәгъдә итә?
Бүген, 2 майда, синоптиклар Башкортстанда җылы, әмма көчле җил булган һава торышын фаразлый. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк, көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлеккә җитәчәк. Һава температурасы көндез +24,+29° кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе, 3 майда, яңгырлар көтелми. Җил көньяк-көнчыгыш, көньяктан уртача, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +10,+15°, урыны белән +5°, көндез +21,+26°, урыны белән +16°.
4 майда, пәнҗешәмбе көнне, шулай ук явым-төшемсез булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +10,+15°, урыны белән +5°, көндез +21,+26°, урыны белән +16°.
Янгын хәвефсезлеге турында истән чыгармагыз. Ут белән үтә дә сак эш итегез!
"Башинформ"