Новости
28 апрель 2023, 10:06

“Алтын сетка”ның иң оста волейболчылары

Эшкуар Марат Хәйруллин кубогына  оештырылган “Алтын сетка” волейбол бәйгесендә  Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең ир балалар командасы беренче урынга чыкты. 

“Алтын сетка”ның иң оста волейболчылары“Алтын сетка”ның иң оста волейболчылары
“Алтын сетка”ның иң оста волейболчылары

Эшкуар Марат Хәйруллин кубогына  оештырылган “Алтын сетка” волейбол бәйгесендә  Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең ир балалар командасы беренче урынга чыкты. 

  Эшкуар Марат Хәйруллин  кубогына оештырылган район бәйгесе быел 13 тапкыр оештырыла. Волейболчыларның  “Алтын сетка” район ярышында быел  2005нче елда һәм алардан кечерәк кызлар һәм малайлар көч сынашты. Бәйге көн озынына дәвам итте. Ир балалар командасы  12 булса,  кызлар  командасы 6 иде. Алар арасында иң көчле волейболчыларны ачыклау шул сәбәпле озакка сузылды.

 

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең ир балалар командасы беренче урынга чыкты.  Башкортстан төньяк-көнчыгыш  авыл хуҗалыгы  колледжы  студентлары  икенче  урынга лаек булды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең ир балалар командасы  өченче урынны яулады.

Җиңүчеләргә акчалата призлар, туплар, Кубок тапшырылды.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас