

Уфа. 26 апрель -"Балтач таңнары". Уфада яшәүче бер ханым өендә җылыткыч батарея арасында тузбаш еланын күреп, һушын югалта язган.
Башкала шәхси йортта яшәгән хатын иртән коридорда ыслау тавышын ишетеп, егылып китә язган. Игътибарлап караса, батарея арасында елан сыенып яткан.
Елан хуҗабикәнең шаптырдап йөргәнен яратмый, ысылдап дәгъвәсен белдергән.
Хуҗабикә коткаручыларны чакырткан. Алар еланны иреккә чыгарып җибәргәннәр.
“Уф, юлны бер белеп алгач, кабат кире урынына килеп кермәсә ярар иде,”-дип борчылуын белдергән хуҗабикә.