Новости
15 апрель 2023, 03:18

Балтач районыннан МХОга чакырылган ир-егетләр арасында мари милләт вәкилләре дә бар

Позывное “Тунгус” булган райондашым белән бүген, 15 апрель көнне, ялдан соң юлга кузгалыр алдыннан күрештек.

Балтач районыннан МХОга чакырылган ир-егетләр арасында мари милләт вәкилләре дә барБалтач районыннан МХОга чакырылган ир-егетләр арасында мари милләт вәкилләре дә бар
Балтач районыннан МХОга чакырылган ир-егетләр арасында мари милләт вәкилләре дә бар

 

Позывное “Тунгус” булган райондашым белән бүген, 15 апрель көнне, ялдан соң юлга кузгалыр алдыннан күрештек.

Без аның белән әлегә кадәр читтән торып кына таныш идек. Миннән күпкә яшь, а тормыш тәҗрибәсе күпкә бай аның. Хезмәтеннән дә, бернидән дә беркайчан зарланмый. “Бар да яхшы булачак. Алла боерса, без Җиңү яулап кайтачакбыз!” — ди. Шулай булмый, МХОга повестка биргәннәрен көтеп тормый, үз теләге белән юлланган кеше бит ул.

—Апа, беләгендәге эмблемасын да фотога төшереп алыгыз. “Марийский отряд” дип язылган. Аңа аны бүләк иттеләр, — диде хезмәттәше.

“Тунгус”ның беләгенә күз салам. Аста “Алла, сакла” дип язылган мари телендәге сүзләрне укыйм.

Афәрин, ир-егетләр! Кайда гына булсагыз да, сынатмыйсыз! Сезнең кебек ир-егетләр булганда күгебез аяз булыр. Хәерле юллар үтегез! Аллаһы сакласын, барыгызны да!

Автор фотолары

Мәгълүматларны файдаланганда “Балтач таңнары” гәзите сайтына сылтама мәҗбүри

 

Балтач районыннан МХОга чакырылган ир-егетләр арасында мари милләт вәкилләре дә бар
Балтач районыннан МХОга чакырылган ир-егетләр арасында мари милләт вәкилләре дә бар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас